Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
#Сайлау2020

Бөгелмә шәһәренең 1112 нче сайлау комиссиясе рәисе сайлауларга кешеләрнең актив катнашуын билгеләп үтте

14нче номерлы гимназия бинасында урнашкан участок штат режимында эшли.

Бу сайлау участогына беркетелгән бөгелмәлеләр иртәдән үк үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә килә

- Кайберәүләр иртәнге сигездә үк участокта иде инде, көн дәвамында кешеләр тавыш бирүләрен дәвам итәләр. Өлкәннәр дә, урта яшьтәге кешеләр дә килә, - дип сөйләде сайлау комиссиясе рәисе Станислав Недобежкин. - Бу сайлаулар мөһим, без бит Татарстан Президенты һәм шәһәребез үсеше өчен җавап бирүче җирле депутатлар өчен тавыш бирәбез. Шуңа күрә бөгелмәлеләр тавыш бирүдә шулай актив катнашалар дип уйлыйм.

Участокка килүчеләрдә сораулар һәм тавыш бирүдә кыенлыклар тумый. Сайлау процедурасы гади, уңайлы һәм куркынычсыз. Температураны үлчәү процедурасы һәм шәхси саклану чаралары бирү беркемне дә гаҗәпләндерми. РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә кертелгән яңа кагыйдәләргә кешеләр ияләште инде.

Комиссия әгъзалары сәламәтлеге буенча сайлау участогына килә алмаучыларның өйләренә барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса