Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
#Сайлау2020

Бөгелмә район үзәк хастаханәсе табибы стационарда тавыш бирүнең ничек оештырылуы турында сөйләде

Татарстан пациентлары өчен хастаханәләрдә барлыгы 38 участок эшли.

Бөгелмә район үзәк хастаханәсе табибы Рәмзия Насыйбуллина сайлаучыларның "Минем тавышым" онлайн-форумында катнашты. Медик 1141нче участок сайлау комиссиясе әгъзасы булып тора.

Ул билгеләп үткәнчә, бу сайлау участокларында стационар дәвалауда булган Пациентлар тавыш бирә ала.

"Сәламәтлеге мөмкинлек биргән пациентлар моны үзләре эшли. Калган пациентлар янына сайлау комиссиясе әгъзалары күчмә урналар белән палаталар буенча йөриләр. Сайлау комиссияләре составына безнең табиблар һәм шәфкать туташлары керә, алар үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен һәм участокта эшләвен бергә алып баралар", – дип аңлатты табиб.

Татарстан хастаханәләрендә пациентлар барлыгы 38 участокта тавыш бирә алалар. Көзге сайлауларны оештыруда 2 800дән артык участок сайлау комиссиясен җәлеп итү планлаштырылган иде. Шул ук вакытта 46 сайлау комиссиясе сайлаучыларның вакытлыча тору урыннарында эшләргә тиеш. Болархастаханәләр, тикшерү изоляторлары, шифаханәләр, аэропорт һәм тимер юл вокзалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса