Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
ОМВД Бугульмы

Зыянны түләп, котылырга мөмкин

2018 елның 27 декабрендә 533нче Федераль Законның 76.1нче маддәсенә кертелгән һәм 2019 елның 8 гыйнварыннан үз көченә кергән үзгәрешләр нигезендә, матди зыянны түләгәч, кеше җаваплылыктан азат ителә торган җинаятьләр исемлеге киңәйтелде.

Хәзер әлеге маддәгә 146, 147нче маддәләрнең 1нче, 159нчы маддәнең 5-7нче, 159.1, 159.2, 159.3, 159.5, 159.6, 160, 165нче маддәләрнең 1нче өлешләренә караган җинаятьләр дә кертелә һәм шуңа таянып, беренче тапкыр шундый җинаять кылган һәм гражданинга, оешмага, дәүләткә китергән зыянын каплаган һәм федераль бюджетка җинаять кылып тапкан табышын яки китерә язган зыянын икеләтә күләмдә күчергән һ.б. күрсәтелгән шундый очракларда матди зыянны түләгән зат арытаба җаваплылыктан азат ителә.

Галия ДӘҮЛӘТШИНА,

Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса