Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Үзизоляция таләпләре ничек үтәлә?

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлегеннән оператив мәгълүмат 2020 елның 13 апреленнән 19 апреленә кадәр Бөгелмә шәһәре һәм районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Бөгелмә шәһәренә керүче һәм китүче машиналарны тикшерү буенча 8 постта тәүлек әйләнәсе эш дәвам итте.

28 832 гражданин, 21 260 транспорт чарасы тикшерелде, 2 105 транспорт чарасының   йөрүе тыелды. Шуларның 46сы – автобус, 291е – йөк машинасы, 1 785е – җиңел машиналар.

Әлеге атна дәвамында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре халыкның санитар-эпидемиологик иминлегенә караган административ законнарны бозу билгеләре булган 273 административ материал ачыкланган. 

Тикшерү барышында өйдән чыгып йөрү хокукын бирә торган белешмәләр буенча да тәртип  бозулар ачыклана, ә нәкъ менә гражданнар белешмәләрдән тиешенчә файдаланмыйлар. Моннан тыш, ялган белешмәләр бирүнең 7 очрагы ачыкланды. Әлеге фактлар буенча хәзерге вакытта тикшерү  эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса