Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Ышанмагыз, алданмагыз! Мошенниклар туктамас...

Берьюлы 3 бөгелмәле мошенниклар ятьмәсенә эләккән.

13 февраль көнне Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлегенә 55 яшьлек ханым мөрәҗәгать итә һәм үзенең банк картасыннан акчасын урлаулары турында әйтә.

Эш болай була. 12 февраль көнне социаль челтәрдә бер таныш булмаган ханым, банк логотибын кулланып, аңа туган көненә 3 мең сум бонус акчасы тиешлеге турында яза, аны алу өчен интернет-сылтама да җибәрә. Шул сылтама буенча кереп, ханым анкета тутырырга, банк картасының номерын күрсәтергә тиеш була. Ханым шулай эшли дә. Аннары, телефонына 49 800 сум акчасын алу турында смс-хәбәр килгәч кенә үзенең алданганлыгын аңлый. Акчасын урлаганнарын белүгә, счётын блокка куя һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Тикшерү бүлеге әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 158нче маддәсе, 3нче өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча эш кузгатты.

***

Ә менә 65 яшьлек бөгелмәле ханым телефон мошенникларының “борынына чиерткән”. Бер ир кеше шылтырата аңа һәм улының юл-транспорт вакыйгасына эләккәнен әйтә. Ханым югалып калмый, шунда ук, шомафилар эшедер бу дигән уй белән, сүзне кырт кисә дә улына шылтырата. Улы исә, чыннан да, сау-сәламәт булуын, барысы да яхшы икәнен әйтеп, әнисен тынычландыра.

***

47 яшьлек бөгелмәле дә 29 гыйнвар көнне көтелмәгән шылтырату шаһите була. Көньяк административ округы “прокуроры” шылтырата аңа. Элек алган биологик өстәлмәләр (БАД) препаратлары өчен 580 мең сум күләмендә компенсация тиеш булуын әйтә. Ышанып бетә язган ир кешенең сүз барышында 29 мең сум комиссия взносы түләргә кирәклеген ишеткәч кенә зиһене ачылып китә. Һәм ул полициягә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта бу факт буенча кырыгалдарларның кем икәнен ачыклау өстендә эш алып барыла.  

 

Полиция бүлеге хезмәткәрләре, хөрмәтле гражданнар, һәрберегезне сак булырга өнди. Социаль челтәрләргә үзегез белмәгән кешеләрдән смс, ммс, электрон хат, хәбәр рәвешендә килгән сылтамаларны беркайчан да ачмагыз! Шундый ук юллар белән җибәрелгән хәбәрләрдә күрсәтелгән телефон номерларына да шылтыратмавыгыз хәерле.

Кемдер кушуы буенча банк карталарыгыз белән дә эш итмәгез. Пин һәм картаның артындагы кодларны, картагызның гамәлдә булу вакытын, персональ мәгълүматларны беркемгә дә әйтмәгез. Ә картагызның пин-код санын картагыз белән бергә сакламагыз.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса