Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Ярты ай эчендә бөгелмәлеләр 4,5 миллион сум акча күчергән.

Хәзерге вакытта Бөгелмә муниципаль районы территориясендә «банк хезмәткәре шылтыратуы» телефон аша мошенниклыкның иң киң таралган схемасы булып тора.

Мошенниклар үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныштыралар һәм гражданинны конфиденциаль мәгълүматларны (карта яки банк счеты номерын, PIN-кодны, банк картасының икенче ягында урнашкан өч урынлы санны), SMS-хәбәрләрнең кодларын атарга ышандыралар яки акчаларны «имин счет»ка күчерүне сорыйлар.

Полиция бүлеге хәбәр иткәнчә, агымдагы елның декабрь башыннан мошенниклык фактлары буенча 14 җинаять эше кузгатылган, бөгелмәлеләргә китерелгән зыян күләме 4,5 миллион сум тәшкил иткән. Узган елда, 2019 елның 16 декабренә кадәр чорда, 7 җинаять эше кузгатылган, китерелгән зыян күләме 75 мең сум тәшкил иткән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге гражданнарга банк хезмәткәрләренең клиентларга шылтыратмаулары һәм нинди дә булса операция башкарырга тәкъдим итмәүләре турында исләренә төшерә. Клиентларның карталары белән бәйле кодларны сорамыйлар, акчаларны башка счетка күчерүне таләп итмиләр! Әгәр сезгә, янәсе, банк хезмәткәре шылтыратса, сөйләшүне туктатырга һәм картаның икенче ягындагы номерлар буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса