Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Яңа ел патруле: ЮХИДИ хезмәткәрләре «Авторадио» белән берлектә, машина йөртүчеләрне котладылар

Автомобильчеләргә Бөгелмә сөт комбинатыннан бүләкләр тапшырылды.

Кичә Техника йорты мәйданында Яңа ел могҗизасы булды. ЮХИДИ хезмәткәрләре "Авторадио" Кыш Бабае һәм партнер - "БМК" ҖЧҖ белән берлектә, автомобильчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.

Урамда - 20 булуга карамастан, машина йөртүчеләр бүләк алу өчен машиналарның тәрәзәләрен бик шатланып ачып җибәрделәр, ә кайберәүләр «Авторадио» радиостанциясендә туры эфирга чыгу өчен урамга чыктылар.

Бәйрәм акциясенә карамастан, ЮХИДИ хезмәткәрләре үз вазифаларын онытмадылар: юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне төгәл күзәттеләр. Бүләкләрдән тыш,машина йөртүчеләр полиция хезмәткәрләреннән мошенникларның хәйләләренә ничек эләкмәү турында белешмәлекләр һәм киңәшләр дә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса