Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Узган тәүлек эчендә полициягә чит милекне урлау белән бәйле җинаятьләр турында 5 хәбәр килде

12 февральдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенә билгесез затның ишекне ватып, аның фатирына үтеп керүе, аннан телевизорны урлап китүе турында мөрәҗәгать иткән.

Оператив-эзләү чаралары барышында җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре әлеге җинаять кылуда шикләнелүче 44 яшьлек кешене ачыклый һәм тоткарлый. Ул элек хөкем ителгән бөгелмәле булып чыга. Урланган милек полиция хезмәткәрләре тарафыннан табылды һәм тартып алынды.

Хәзерге вакытта җинаятьченең башка җинаятьләр кылуга катнашы барлыгы тикшерелә.  

Тәүлек эчендә оешкан эш нәтиҗәсендә полиция хезмәткәрләре 5 урлау очрагын ачкан, шуларның өчесе кибеттән хәмер урлау, кәрәзле телефон һәм телевизор урлау.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса