Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

ТР ЮХИДИ коронавирусны профилактикалау өчен бары тик язылу буенча гына хезмәт күрсәтә.

ТР ЮХИДИ коронавирус таралуны кисәтү өчен бары язу буенча гына хезмәт күрсәтә. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр, дип хәбәр итә «Татар-информ»МА.

Хезмәткәрләрне һәм гражданнарны коронавирус инфекциясе таралудан саклау өчен, автоны теркәү, имтихан үткәрү, шулай ук машина йөртү хокукын бирү яки алыштыру хезмәтләре бары тик дәүләт хезмәтләре Порталы аша алдан язылып кую буенча гына гамәлгә ашырылачак.

Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында күрсәтелгән бүлекчәләрнең телефоннары аша транспорт чарасын куркыныч йөкләр ташуга кертү турындагы таныклык алуга язылырга мөмкин булачак.

Административ хокук бозулар һәм юл-транспорт һәлакәтләре турындагы эшләрне карау ЮХИДИ бүлекчәләрендә алдан билгеләнгән вакытта һәм датада кабул итү тәртибендә узачак.

Моннан тыш, ЮХИДИдә авариядә катнашучылар «евроберкетмә» буенча юл-транспорт һәлакәтләрен мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерә алалар, дип искәрттеләр. Гадиләштерелгән рәсмиләштерүдән ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә килеп чыккан, машина йөртүчеләрнең, шулай ук җәяүлеләрнең һәм пассажирларның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян килмәгән очракта файдаланырга мөмкин. Шулай ук ике автомобиль дә мәҗбүри рәвештә ОСАГО буенча иминиятләштерелгән булырга тиеш.

ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанда һәм Чаллыда юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәкләре гадәти режимда эшләячәк, дип билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса