Телефонны чәлдергән
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы судта 22 яшьлек бөгелмәлегә карата дәүләт гаепләвен яклап чыкты.
Егет 2018 елның 22 июлендә, ишек ачык булудан файдаланып, Берёзовка посёлогындагы бер йортка керә һәм урындыкта яткан телефонны “эләктереп” чыга. Матди зыянның бәясе 9 мең сум тәшкил итә.
Хөкем ителүче судта үз гаебен таныды, кылган гамәле өчен үкенү белдерде, зыянны түләде. Аны 1 ел да 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарылды (РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 158нче маддәсе, 3нче өлешенең “а” пункты нигезендә).
https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа