Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Суд исерек хәлдә җәяүлене таптаткан шоферга карата хөкем карары чыгарды

Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр суды тарафыннан җәяүлене таптату факты буенча җинаять эше каралды.

Суд утырышы барышында машина йөртүченең исерек хәлдә, автомобиль белән идарә иткәндә, торак пунктларда транспорт чараларының рөхсәт ителгән тизлеген арттырып хәрәкәт итүе ачыкланды. Юлны аркылы чыккан җәяүлене уздыру өчен тизлекне киметү, туктау чаралары күрми, нәтиҗәдә, зыян күрүче юл-транспорт һәлакәте урынында җәяүлене таптата, ул урында ук җан бирә.

 Суд утырышы барышында хөкем ителүче җинаять кылуда гаепне танымаган, җәяүленең тиешле булмаган урында юл аркылы чыгуын күрсәткән. Кылынган җинаять шартларын, хөкем ителүченең шәхесен исәпкә алып, суд реаль иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели –3 елга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә өстәмә җәза билгеләп, 6 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәзага тартты, бу срокны ул гомуми режимлы төзәтү колониясендә узддырачак. Гамәлдәге законнар нигезендә, хөкем ителүчегә өстәмә җәза иректән мәхрүм ителү урыннарыннан азат ителгәннән соң биреләчәк. Зыян күрүченең вәкиле файдасына мораль зыянны каплау хисабына суд хөкем ителүдән 700 000 сум акча түләттергән.

Хөкем карары законлы көченә кермәде һәм эш буенча катнашучы затлар тарафыннан шикаять бирелергә мөмкин.

ТР Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса