Снюс Бөгелмә яшүсмерләренә дә килеп җитте
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең дежур бүлегенә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бригадасыннан никотин белән агулану диагнозы куелган 17 яшьлек яшүсмерне китерүләре турында хәбәр килгән.
Балигъ булмаган баланың синтетик никотин (снюс) булган продуктны куллануы, шуннан соң үзен начар хис итүе һәм хастаханәгә салуы ачыкланды. Табиблар пациентка ярдәм күрсәткәннәр. Хәзерге вакытта бала укуга кереште. Аның белән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Бөгелмә полицейскилары синтетик никотин булган продукцияне куллануның куркынычлыгы турында кисәтә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа