Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге хезмәткәрләре “Җиңү урманы” акциясенә кушылды

Бөтенроссия экология акциясенең төп максаты – Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан бу чорда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү, илебезнең урман фондын торгызу.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге хезмәткәрләре дә бу проектта актив катнаштылар.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан бүлек территориясендә чыршы үсентеләре утыртылды. Мәңге яшел бу агачлар Бөек Ватан сугышында Ватанны саклап-яклап көрәшкән якташларныңистәлегенә тере һәйкәл булыр.

 Игелекле чарада Россия Эчке эшләр министрлыгы Татарстан Республикасы идарәсенең Бөгелмә бүлеге җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Сергей Анисимов, шәхси состав белән эшләүче эчке служба майоры, начальник урынбасары - Ленар Әхмәтҗанов, Илшат Фазлыйәхмәтов, Иҗтимагый совет әгъзалары  Ринат Мусин, Александр Балашов һәм башкалар катнаштылар, дип хәбәр итәләр безгә Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса