РФ Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә шәһәре һәм районы бүлеге коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча чараларны тормышка ашыра.
Гражданнарга яшәү урыннарыннан китү тыела, муниципальара пассажирлар һәм багаж ташу туктатыла, йөкләр ташу чикләнә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 30 мартындагы 234 номерлы Карарының 5, 9нчы пунктлары нигезендә, гражданнарга яшәү урыннарыннан китү тыела (кайбер очраклардан тыш), муниципальара пассажирлар һәм багаж ташу туктатыла, йөкләр ташу чикләнә.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан муниципаль районнарга керү юлларында гражданнарның үз-үзеңне изоляцияләү режимы һәм республика буенча хәрәкәт итү тәртибенең үтәлешен тикшереп тору өчен Росгвардия белән уртак рейдлар оештырылды.
Салонда бу карар исемлегенә кертелмәгән пассажирлар, шулай ук СМС- хәбәр җибәрүне махсус сервис ярдәмендә алыр өчен тиешле рөхсәт булмаса, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының «халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу» турындагы 6.3нче маддәсе нигезендә административ характердагы чаралар кулланылачак.
Балигъ булмаганнарның үз-үзеңне изоляцияләү зонасыннан читтә булуы өлкәннәр белән бергә генә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа