Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Полиция кисәтә: мошенниклар шылтырата һәм үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыра

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлегенең кизү частена шәһәрнең өч кешесе аларга карата мошенниклык гамәлләре кылыну турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Гомуми зыян 350 мең сумнан артык тәшкил иткән.

30 һәм 46 яшьлек гариза бирүчеләр телефон аша билгесез кешенең элемтәгә кереп, үзен танылган банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыруын һәм аларның банк карталарыннан законсыз рәвештә акча алыну турында хәбәр итүен аңлаталар. Акчаларын югалтудан куркып, алар җинаятьчеләргә карталарының бөтен мәгълүматларын, шул исәптән куркынычсызлык кодларын да әйтеп бирәләр. Күпмедер вакыттан соң зыян күрүчеләр барлык акчаларының да каядыр читкә күчерелгәнен ачыклыйлар.

Ә 30 яшьлек бөгелмәлегә, янәсе, банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре кемнеңдер аңа законсыз рәвештә кредит рәсмиләштерүе хакында хәбәр иткән. Акчаны саклап калу өчен аңа кредитны яңадан үзенә рәсмиләштерергә, акчаны банкоматтан алырга һәм күрсәтелгән абонент номерларына җибәрергә кирәклеген әйтә. Барлык күрсәтмәләрне үтәгәндә, банкның ялган хезмәткәре элемтәдә булган һәм сөйләшүне өзмәскә киңәш иткән. Кредит рәсмиләштереп, кыз чит номерларга 95 мең сум акча күчергән.

Барлык фактлар буенча да “Мошенниклык” гамәле Россия Федерациясе Җинаятьләр турындагы кодексның 159нчы маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган.

ТР Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны уяу булырга чакыра! Таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз, хәтта әгәр алар үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырсалар, сезгә исемегез белән мөрәҗәгать итсәләр, кайда яшәгәнегезне белсәләр һәм сезнең картагыздан акча күчерелүен яки сез сатып алмаган товар өчен шикле түләү башкарылуын хәбәр итсәләр дә. Андый чакта сөйләшүне туктатыгыз бу мошенниклар! Банк картасының икенче ягындагы телефон номерлары буенча банкның контакт үзәгенә мөрәҗәгать итегез һәм бу хакта хәбәр итегез.

Истә тотыгыз, сезнең шәхси мәгълүматларыгыз җинаятьчеләр кулына эләккән булырга мөмкин, ә шикле операцияләрне банк мөстәкыйль рәвештә блокировкалый.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса