Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Полиция хезмәткәрләре Бөгелмә кибетләре буйлап рейд үткәрделәр

Алар гражданнарның җәмәгать урыннарында шәхси саклану чараларыннан файдалануларын тикшерделәр.

Шәһәр кибетләре буйлап чираттагы рейд сатучылар һәм сатып алучылар арасында тәртип бозучыларны ачыклауга юнәлдерелгән иде. Искәртеп узабыз, гамәлдәге санитар кагыйдәләр нигезендә, беренчеләр перчаткада һәм битлектә эшләргә, ә икенчеләре битлек кенә кияргә тиеш.

Тикшерү күрсәткәнчә, халык әлеге таләпләрне үтәүгә җаваплырак карый башлаган. Шуңа да карамастан, тәртип бозучыларсыз булмый. Аларга административ материаллар төзелә, эш киләчәктә судка тапшырыла. Кагыйдә буларак, гаеплеләрне штрафка тарталар. Гражданнар өчен ул 1 меңнән алып 30 мең сумга кадәр.

Вячеслав Дементьев

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса