Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
ОМВД Бугульмы

Полицейскийлар фатирга законсыз үтеп кергән талаучыны тоткарлаган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре фатирга законсыз рәвештә үтеп керү белән кылынган талауда шикләнелүче бөгелмәлене тоткарлаган.

21 февральдә, 62 яшьлек бөгелмәле кунаклар көтү сәбәпле, ишеген ачып куя. Ул кухняда булганда, кемдер фатирга кергәнен ишетә. Коридорга чыккач, зыян күрүче фатирдан таныш булмаган кешенең чыгып баруын күреп ала, кулында хуҗабикәнең сумкасы. Хатын аның артыннан урамга чыга, әмма шикләнелүче тиз генә билгесез юнәлештә кача. Хуҗабикә китергән зыянны 1500 сумга бәяли. 

Җинаятьченең билгеләрен мөрәҗәгать итүче сурәтли алмый, чөнки талаучыны аркасыннан күреп ала. Шуңа да карамастан, оперативниклар шикләнелүченең шәхесен ачыклый алган.

 

Ул берничә тапкыр хөкем ителгән утыз яшьлек ир-ат булып чыга. 

 

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ ҖК 161 маддәсенең 2 бүлегендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Бөгелмә район суды тарафыннан сак астына алу рәвешендә кисәтү чарасы сайланган. 

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса