Наркотик сатучыларга карар чыгарылды
Бөгелмә район суды наркотиклар әзерләп сату белән шөгыльләнгән бер төркем әгъзаларына карата хөкем карары чыгарды.
Әлеге кыңгыр гамәлдә катнашкан 5 кешегә карата, роленә һәм эшенә күрә, РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 30нчы маддәсенең 3нче өлеше, 228.1нче маддәсенең 3нче өлешенең “а”, “б” пунктларында каралган дәрәҗәдә гаепле дип танылдылар.
Бөгелмәдә һәм Бөгелмә районында яшәүче берничә кешедән торган бу төркем әгъзалары 2018 елның башыннан ук бергә эш итәләр. Конспирация тәртипләрен төгәл үтәп, алар һәркайсысы үзе алынган рольне башкарган: берсе марихуана үстереп киптергән, икенчесе наркотик матдәләрне бүлгәләү белән шөгылҗләнгән, калганнары аны сату белән мәшгуль булган.
Хокук саклау органнары вәкилләре 2018 елның апрелендә бу төркем эшчәнлегенә чик куйган, законсыз әйләнештән барлыгы 150 грамм марихуана алынган.
Хөкем ителүчеләрне гаепле дип танып, суд әлеге кыңгыр эштә өлгерлек күрсәткән ир-егетләрне 6 елдан 8 ел да 1 айга кадәр ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды, ә алалрның ярдәмчеләре булган ике хатын-кызга 5 ел сынау срогы белән 5 елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итү турында игълан иттеләр.
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа