Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
ОМВД Бугульмы

Наркопритонны яптылар

Бөгелмә полицейскийлары шушы араларда гына Бөгелмә районы территориясендәге ике наркопритонны яптылар.

59 яшьлек бөгелмәле ир кеше үзенең йорт-хуҗалыгын наркотикларга бәйле кешеләргә наркотиклар куллану урыны буларак файдаланырга биреп тора торган булган. Ул көнне аны һәм андагы ике “кунак”ны – 1982 һәм 1983 елгы ир-егетләрне – наркотик кулланганмы-юкмы икәнлеген ачыклау өчен хастаханәгә алып киләләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хуҗаны Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 6.9нчы маддәсе нигезендә җавапка тартканнар. Аның торагын тикшергән чакта биредә чыннан да законга каршы гамәлләр кылынганын расларлык дәлилләр табылды. Әлеге факт буенча РФ Җинаять турындагы кодексының 232нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә җинаять эше кузгатылды. Әлеге маддә буенча максималь җәза чарасы – 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Шунысы игътибарга лаек, квартир хуҗасы шуңа охшаш җинаять өчен элек тә җавапка тартылган булган.

Икенче очракны ачыклау өчен эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә шулай ук оператив мәгълүмат этәргеч биргән. Хокук сакчылары Радищев урамындагы йортларның берсендәге  урнашкан квартирга кергәндә, 33 яшьлек хуҗа янында “кунаклар” – 40 яшьлек хатын-кыз, 25 яшьлек егет тә була. Торакны тикшерү барышында наркотиклар куллануга дәлил булып торырлык нәрсәләр: сыеклык салынган шешә, шприцлар, кондитерлык максатларында кулланыла торган мәк каплары табып алалар.

Беренче очрактагы кебек үк, бу юлы да притон тотучы беркайда да эшләми торган, элек тә хөкем ителгән кеше булып чыга. Наркопритон тоткан өчен аңа карата җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса