Мошенниклар тик ятмый
27 февральдә 34 яшьлек ханымның телефонына “Кайнар линия”дән шылтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган хатын-кыз: “Сезнең банк картасына мөнәсәбәттә ниндидер аңлашылмаган эш башкарыла, мошенниклар акчагызны алрырга омтылалар, картагызны тиз арада блокка куярга кирәк”, – дип аңлатма бирә.
Куркып калган ханым “банк хезмәткәренә” ул сораган мәгълүматларны әйтә (карта номерын, кодны) һәм шуннан соң аның картасындагы 14 мең сум акчасы юкка чыга. Бөгелмә эчке эшләр бүлегендә әлеге факт буенча (“Мошенниклык”, РФ Җинаятьләр турындагы кодекс, 159нчы маддә, 2нче өлеш) җинаять эше кузгатылды.
4 мартта 35 яшьлек тагын бер ханым Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә банк картасыннан 5 800 сум акчасын урлаулары турында хәбәр итә. Кич белән аңа да бер хатын-кыз шылтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм, нәкъ аладгы очрактагы кебек, ханымның картасыннан мошенникларның акча урларга маташулары турында хәбәр итә. “Банк хезмәткәре” сораган саннарны әйтеп биргән ханымның телефонына бераздан акчасының списать ителүе турында смс-хәбәр килә...
Россия Эчке эшләр министрлыгы Татарстан идарәсе Бөгелмә бүлеге кисәтә: банк картагызның, счётларыгызның номерын беркайчан да, беркемгә дә әйтмәгез!!! Ул мәгълүматларны смс-хәбәр итеп тә җибәрмәгез. Әгәр сезнең картагызга мөнәсәбәттә ниндидер шикле гамәл кылына икән, банк андый очракларда картагызны сездән сорап тормый гына блоккка куя. Банк хезмәткәрләре беркайчан да сездән картагыз турында мәгълүматлар сорамый һәм телефон аша, яисә смс-хәбәр белән генә акчагызны да башка счётларга күчерергә тәкъдим итми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа