Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Җәмәгать урынында битлек кимәгәннәргә – штраф

Татарстанда «битлек режимы» эшли, анда республика халкы, шул исәптән бөгелмәлеләр дә кешеләр күпләп җыела торган урыннарда сулыш органнарын шәхси саклау чаралары белән каплап йөрергә тиеш.

Башта махсус төзелгән мобиль төркемдәгеләр  тәртипне сакламаган кешеләргә сөйләп-аңлату белән чикләнде. Моннан тыш, кибетләргә, даруханәләргә, чәчтарашханәләргә керү юлында беренче көннән үк битлексез керергә ярамый, дип кисәтә торган белдерүләр пәйда булды. Хәзер закон бозучыларга карата тагын да катгыйрак чаралар күрелә башлады – алар административ җавапка тартылалар.

Мәсәлән, Бөгелмә шәһәр суды тарафыннан  инде гражданнарны административ җавапка тарту турында өч карар чыгарылган һәм 1 000әр сум күләмендә штраф билгеләнгән. Әлеге бөгелмәлеләр кибетләрдә һәм почтада республика территориясендә югары әзерлек режимы кертелгән чорда шәхси саклану чараларыннан башка булган.

Моннан тыш, төрле хокук бозулар, шул исәптән хезмәткәрләр тарафыннан эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен берничә шәхси эшмәкәр һәм вазыйфаи затка штраф салынды, Суд аларга 10 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр штраф билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса