Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
ОМВД Бугульмы

Кызып киткән, әмма гаебен танымаган

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы судта 54 яшьлек бөгелмәлегә алып барылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты.

2018 елның 19 августы көнне кичке сәгать 10 тулганда, Бөгелмә шәһәренең Радищев урамы буйлап уза торган җылылык трассасы торбалары янында, төгәлрәге  мунча каршында ике ир бәхәсләшеп китәләр һәм берсе икенчесен этеп җибәрә. Нәтиҗәдә алар икесе дә җиргә авалар. Төртеп аударылган 54 яшьлек ир, кызып китеп, җирдә яткан ташны алып, иптәшенең башын төя (ким дигәндә биш тапкыр бәрә ул аңа). Иптәше шунда җан бирә.

Гаепләнүче судта үз гаебен танымады. Хөкемдарлар аны кырыс режимлы колониядә үтү шарты белән, 8 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгардылар (РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 105нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә).

Ләйсән САБИРОВА,

Бөгелмә шәһәр прокуроры өлкән ярдәмчесе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса