Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Кырыгалдарлар шома эшли

Эшмәкәрне алдаганнар

Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә шәһәр фирмаларының берсенең җитәкчесе – 47 яшьлек директор билгесез берәүнең алдау юлы белән 500 мең сум акчасын урлавын хәбәр итә.

Зыян күрүче полиия хезмәткәрләренә берәүнең үзенә шылтыратып, арзан гына бәядән битум тәкъдим итүен сөйли. Әлеге тәкъдим эшмәкәрне кызыксындыра, һәм алар килешүнең нечкәлекләрен ачыклыйлар, атап әйткәндә бәясе, күләме, кайда ничек китертү турында сөйләшәләр.

Бөтенесен дә телефон аша килешкәч, эшмәкәр 23 тонна битумга заказ бирә, акчаны битумны китереп бушаткач кына түләргә тиеш була. Ә ул көнне сатып алучы китерелгән битумның сыйфатын тикшерә, “сатучы”ның картасына 500 мең сумны күчерә. Әмма  сатучы битумны тиешле җиргә бушатырга ашыкмый, “сатып алучыга акча барып җитмәде” дип, кире борыла.

Соңыннан полицейскийлар ачыклавынча, мошенник битум сатучы фирманы да, битум сатып алырга теләүче эшмәкәрне дә алдаган булып чыга. Берсенә битумга заказ бирә, икенчесеннән акча ала. Ә акча килеп эләккәч, ул инде телефонын сүндереп куя.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең бөтен шартларын ачыклау өстендә эш бара.

 

Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса