Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Исерек кеше – хәтәр кеше

9 март көнне иртән-иртүк аракы эчеп утырган ике исерек ир арасында низаг куба һәм аларның берсе – элек тә хөкем ителгән 43 яшьлеге әле генә бергә кәефләнеп утырган 54 яшьлек “дусты”ның корсагына пычак белән кадый.

Алган тән җәрәхәтләреннән ир кеше урында ук җан бирә. Җинаять кылуда гаепләнүче патруль-пост хезмәткәрләре тоткарлый.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаятьләр турындагы Кодексның 105нче маддәсендә каралган тәртиптә (“Үтереш”) җинаять эше кузгатылды.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы тагын бер кат исегезгә төшерә: көнкүрештәге үтерешләрнең, авыр тән җәрәхәтләре ясау кебек куркыныч җинаятьләрнең күпчелеге бергә спиртлы эчемлекләр эчеп утырган якын кешеләр: туганнар, дуслар, күрше-тирәләр арасында килеп чыга. Эчкән кеше – хәтәр кеше ул. Исерек кешенең һәркайсысын бик тә явызланып китү ихтималы булган агрессор дип кабул итәргә кирәк. Андыйларның кәефе бик тиз үзгәрүчән, үз-үзен белештермичә, ни кылганын аңламыйча да әллә нинди яман гамәлләр эшләп ташларга сәләтле була. Шуңа күрә беркайчан да исерек кеше белән сүз көрәштермәгез, бәхәскә кермәгез.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса