Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Ике күрше арасында…

Үзәк район хастаханәсендә шәһәрнең Нефтьчеләр урамындагы күпкатлы йортларның берсеннән китерелгән 47 яшьлек ир 7 март көнне вафат була.

Суд-медицина эксперты аның эченә сугу нәтиҗәсендә бавыры  зарарлану, күп кан югалтудан хәлнең катлаулануыннан үлгәнен ачыклый.   

Эш болай була. Язның беренче көнендә әлеге ирне кыйнауда гаепләнүче ир бер катка өстәрәк яшәүче күршесенә керә һәм квартирын гел су басудан зарланып, моның өчен күршесен гаепләп, тавыш куптара. Бу вакытта хатын-кызны яклап, аның янына килгән танышы кушылып китә. Ирләр арасындагы каршылык зурга китә,  алар сугыша ук башлый.    

Бу хәлне күреп, кыйналган иргә “Ашыгыч ярдәм” чакыралар һәм зыян күрүчене хастаханәгә озаталар. Алган тән җәрәхәтләреннән ир кеше бер атнадан соң үлә.    

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кылуда гаеплене ачыклыйлар һәм тоткарлыйлар. Элек тә хөкем ителгән, беркайда да эшләми торган 30 яшьлек ир булып чыга ул. Аны сак астына алалар.  Тикшерү бүлеге әлеге факт буенча җинаять эше кузгата. РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 111нче маддәсенең 4нче өлешендә  үлемгә китерерлек тән җәрәхәте ясаган өчен кешене 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.     

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.   

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса