Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Ике көн эчендә Бөгелмә полицейскийлары элек наркотиклар белән хөкем ителгән өч кешене тоткарлаган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге хезмәткәрләре 32 яшьлек бөгелмәленең оператив-эзләү чаралары үткәрү барышында 8,2 грамм наркотик чара - мәк саламы экстрактын табып алганнар.

Бер көн элек Ленин-Оршанская урамнары кисешкән урында полиция хезмәткәрләрен күргәч, 37 яшьлек беркайда да эшләмәүче ир-ат сыеклык салынган шешә ташлаган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең ЭКО эксперты бәяләмәсе буенча экспертизага тәкъдим ителгән сыеклык наркотик чара булып тора – мәк саламы экстракты – 1,13 грамм тәшкил итә.

Шул ук көнне Бөгелмә районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ППСПХ хезмәткәрләре тарафыннан элек хөкем ителгән 41 яшьлек җирле кешенең фатирында 1,04 грамм мәк саламы экстракты табып алынган.

Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы шуны искәртә: әгәр сез наркотикларның законсыз әйләнеше һәм наркопритоннар тоту белән бәйле җинаять шаһиты булсагыз, тәүлек буенча 02, 112 телефоннары, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының 291-20-02 ышаныч телефонына яисә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең кизү частенә 8(85594) 6-96-02 телефоны аша мөрәҗәгать итегез.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса