Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бәйрәмгә ямь өстәделәр

Бөгелмә полицейскийлары, хәйрия акциясе кысаларында, Җиңү көнендә беренче төркем инвалид кызын караучы пенсионер ханымның хыялын чынга ашырдылар.

 Бөгелмә эчке эшләр бүлегендә әлеге гаилә турында волонтерлардан ишетеп белделәр. Өлкән яшьтәге пенсионер ханым күптән инде душ-коену кабинасы турында хыялланган. Чөнки инвалид кызы инде зур, ваннада юындыру авырлашканнан-авырлаша бара, ханым көннәрдән бер көнне аны күтәреп чыгара алмам дип борчыла икән.  
 Эчке эшләр бүлеге иҗтмагый советы белән берлектә, пенсионер ханыма душ-коену кабинасы алып бирергә карар кылынды. Гаилә өчен бик тә кадерле әлеге бүләкне бөек бәйрәм уңаеннан ихлас котлаулар белән тапшырдылар.    

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса