Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бөгелмәлеләрне үз участковыйлары өчен тавыш бирергә чакыралар

Полиция хезмәткәрләренә халыкның ышаныч дәрәҗәсен арттыру, хезмәтнең абруен күтәрү һәм полициянең участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгы чираттагы тапкыр «Халык участковые» Бөтенроссия конкурсын үткәрә.

7 октябрьдән 16 октябрьгә кадәрикенче этап вакытында татарстанлылар бөтен республикада иң яхшы участок полиция хезмәткәрен сайлыйлар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегеннән полиция вәкиле – полиция майоры Айрат Баязит улы Вәлиев тәкъдим ителә. Ул эчке эшләр органнарында 10 елдан артык хезмәт итә. Барлыгы 2 532 адресы булган 22 һәм 23нче номерлы административ участокларга хезмәт күрсәтә. Халыкның гомуми саны6 162 кеше. Югары нәтиҗәләр өчен ТР   Эчке эшләр министрлыгы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге кыйммәтле бүләкләр, Рәхмәт хаты һәм акчалата премияләр белән бүләкләнгән.  Өйләнгән, 5 бала тәрбияли.

Халык тавыш бирүе Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының рәсми интернет-сайтында (16.рф Эчке эшләр министрлыгы) уза. Шул ук вакытта «вконтакте», «одноклассники» яки «фейсбук» социаль челтәрләренең теләсә кайсысында авторизацияләнергә кирәк, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса