Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ОМВД Бугульмы

Бөгелмәдә үз-үзеңне изоляцияләү вакытында эшләгән ике чәчәк кибете хуҗаларын штрафка тартканнар.

Полиция хезмәткәрләре Гафиятуллин урамындагы ике чәчәк кибетенең үзизоляция режимы вакытында да эшләүләрен дәвам иттерүен ачыклый.

Тикшерү вакытында сатып алучылар өчен кибет ишекләре ачык була. Салон хуҗасы үз гаебен раслады. 
Закон бозучыларны тиешле тәртиптә җавапка тарту өчен материаллар әзерләнде, РФ Административ закон бозулар турындагы кодексының 20.6.1нче маддәсе, 1нче өлеше буенча беркетмә төзелде (халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу). 
24 апрельдә Бөгелмә шәһәр суды карары белән эшмәкәр, шулай ук кибет сатучысы хокук бозуда гаепле дип табылды һәм административ штрафка тартылдылар. 

Оператив штаб мәгълүматлары буенча. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса