Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бөгелмәдә яшәүчеләр мошенникларга акча күчергән.

Бөгелмә шәһәре һәм районы эчке эшләр бүлегенең кизү частена җирле ханымнан таныш булмаган бер ир-атның алдавы һәм ышанычыннан явызларча файдалану юлы белән акча алуы турында хәбәр килде.

Тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәнең   2нче өлешендә каралган  билгеләр буенча җинаять эше кузгатылган.

Зыян күрүче ханым бер ир шылтыратуын, үзен банк хезмәткәре дип таныштыруын, ханымның кредит сорап калдырган гаризасын буенча уңай карар кабул ителгәнлеген, инде акчаның картага күчерелгәнлеген аңлата.

Ханым аңа бер генә банкта да заявка калдырмаганын  һәм үзенә кредит  кирәк түгеллеген әйтә. Бу сөйләшүдән шикләнеп, ханым картада булган акчаларын сеңлесенә күчерә. Сөйләшүне дәвам итеп, ул таныш булмаган кешедән, чыннан да, банк хезмәткәре булуын раславын үтенә. Ир ханымның телефонына килгән смс-хәбәрләрдәге парольне яза. Ханым да моның шулай икәнен раслый. Соңрак аңа яңа пароль килә,  кредитны хуплау өчен гаризаны раслауны сорыйлар, аннары янә 100 мең сум күләмендә кредит алу турында хәбәр килә. Шуннан соң банкның ялган хезмәткәре 15 мең сумны абонент номерына күчерергә кирәклеген әйтә. Хатын шылтыратучының үтенечен үтәгән.

Ир тиз арада банкоматтан акчаны алырга кирәклеген әйтә, шул ук вакытта үзе элемтәдә кала. Ханым, элемтәне өзми генә банкның кайнар линиясенә шылтырата, анда исә аның белән мошенниклар сөйләшүен  һәм картаны инде блокировкалаганын хәбәр итәләр.

Тагын бер 56 яшьлек бөгелмәле дә мошенниклардан алданган. Шылтыратучы банк хезмәткәре дип таныштырган һәм аңа кредит рәсмиләштерелүе турында хәбәр иткән, аны ябуда үз ярдәмен тәкъдим иткән. Моның өчен мошенник якындагы банкоматка барырга, 120 мең сум күләмендә акча алырга, шуннан соң аларны электрон акчаларга күчерергә куша. Бөгелмәле бу таләпне үти. Соңрак үзен алдаганнарын аңлый. Т

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы дистанцион мошенниклык куркынычы турында кисәтә. Бернинди шартларда да үз банк карталарыгызның реквизитларын хәбәр итмәгез.  

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса