Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бөгелмәдә яшәүче бер кеше, “банк хезмәткәре”нә ышанып, ярты миллион сумга якын акчасыннан колак каккан.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенең дежур частенә бер бөгелмәле үзенә мошенникларның зыян салуы турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Ир хәбәр иткәнчә, аңа билгесез бер кеше шылтырата, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра, мошенникларның аның ике банк картасыннан акча күчерергә омтылулары турында әйтә. Шуннан соң аны куркынычсызлык хезмәте хезмәткәренә “тоташтыралар” (янәсе). Сөйләшү барышында “куркынычсызлык хезмәткәре” аңа исеме һәм атасының исеме белән мөрәҗәгать итә һәм аларның тупланган акчаларны саклау программасы барлыгы, тик моның өчен банкоматта карталардагы акчаны алырга һәм  күрсәтелгән махсус номерга күчерергә кирәклеген аңлата. Билгесез  кешенең сүзләренең хаклыгына бер шикләнмичә, зыян күрүче банкоматка китә, акчаларны ала һәм мошенниклар күрсәткән абонент номерына күчерә. Шуннан соң аңа билгесез кодлар белән смс-хәбәрләр килә башлый. Банк хезмәткәрләре ир-атка барлык акчалар да аңа якын арада килеп җитәр, дип ышандыра. Тик көн кичкә авышкач кына зыян күрүче үзен алдаганнарын аңлый, полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылды. Полиция хезмәткәрләре оператив-эзләү чараларын үткәргән вакытта җинаятьчеләрнең телефон номерлары Мәскәүдә теркәлгәнлеген ачыкладылар..

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса