Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре наркопритонны фаш иттеләр
Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре Ленин урамы буенча урнашкан торак йортның бер фатирында наркотикларга бәйле кешеләр җыелган притонны бетерделәр. Торак бина элек хөкем ителмәгән 30 яшьлек ир-атныкы.
Полицейскийлар тарафыннан 2019 елның март башыннан 2019 елның июленә кадәр җинаять кылуда шикләнелүче наркотикларга бәйле затларга үз фатирында наркотик чаралар куллану мөмкинлеген бирде, дип билгеләнгән. Торак бинаны тикшерү нәтиҗәсендә оперативниклар билгесез үсемлек матдәләре булган пыяла флакон, шулай ук наркотик матдәләр куллану өчен шприцлар табып алган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа