Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
ОМВД Бугульмы

Бөгелмәдә полицейскийлар кеше гомеренә һөҗүм итүче җинаятьне ачканнар

5 ноябрь көнне Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә күкрәк читлеге яраланган 41 яшьлек ир-ат китерелә

Оператив-эзләү чаралары барышында патруль-пост хезмәте бүлеге хезмәткәрләре элек хөкем ителмәгән 49 яшьлек кешене тоткарлаган. Ир аңлатканча, 4 ноябрьдә аның янына бертуганының улы килгән һәм алар төн буе спиртлы эчемлекләр эчкән. Күпмедер вакыттан соң, ир-атлар арасында бәхәс килеп чыга. Тоткарланучы пычак эләктереп ала һәм зыян күрүченең күкрәк читлеге өлкәсенә суга. 

Хәзерге вакытта шикләнелүче вакытлыча тоту изоляторына урнаштырылган, аның белән оператив-тикшерү чаралары үткәрелә. 

Бу факт буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 3нче өлеше, 105нче маддәсенең 1нче өлеше буенча җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы кисәтә:

Алкоголь һәм җинаять - аерылгысыз бәйле. Һәр бишенче җинаять, шул исәптән үтерүчеләр дә исерек хәлдә кылына. Теләсә кайсы кешене исерек хәлдә мөмкин булган агрессор дип кабул итәргә кирәк: аның кәефе тиз үзгәрә, ул үзен һәрчак адекват һәм үзен контрольдә тота алмый. Шуңа күрә аның белән бәхәскә керергә, каршы торырга кирәкми.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса