Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бөгелмәдә наркопритон эшчәнлеге туктатылды

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре агымдагы елның 17-27 гыйнвар көннәрендә элек хөкем ителгән 29 яшьлек хатын-кызның үз фатирында наркотик матдәләр куллану өчен притон оештыруын ачыклаган.

Әлеге факт буенча Притоннар оештыру, тоту яки наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын куллану өчен биналарны системалы рәвештә бирүРФ Җинаять кодексының 232нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Тоткарланучыга карата кисәтү чараларын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы шуны искә төшерә: әгәр сез наркотикларның законсыз әйләнеше һәм наркопритоннар тоту белән бәйле җинаять шаһиты булсагыз, тәүлек буе эшли торган 02, 112 телефонына яки Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының 291-20-02 Ышаныч телефоны на мөрәҗәгать итегез.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса