Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бөгелмәдә бер машина йөртүче җәяүлеләрнең олы юлны аркылы чыгу урынында сигез яшьлек велосипедчыны бәрдерә

Вакыйга нәтиҗәсендә бала тән җәрәхәтләре ала һәм аңа юл-транспорт һәлакәте урынында медицина ярдәме күрсәтелә.

Бөгелмәдә чит ил машинасы белән идарә итүче ир сигез яшьлек велосипедчыны бәрдерә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Г.М. Гыйбадуллина хәбәр итте.

Кичә, 1 июльдә, җирле вакыт белән 14 сәгать 40 минутта, Ленин урамында, 98нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булды.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, “КИА РИО” автомашинасы белән идарә иткән шофер, җәяүлеләрнең көйләнми торган бер кичүендә сигез яшьлек велосипедчыны бәрдергән.

Вакыйга нәтиҗәсендә бала тән җәрәхәтләре ала һәм аңа  урында ук медицина ярдәме күрсәтелә.

Әлеге факт буенча административ тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса