Кыз, төп юлга чыгу куркынычсызлыгына инанмыйча, парковкадан кузгалып чыккан.
«Бөгелмә ЮХИДИ» телеграм-каналында машина йөртүче, Совет һәм 14 Шәһит урамнары киселешендә урнашкан медицина үзәге парковкасыннан кузгалып чыгып, аның юлын “кискән” автоледига зарланды.
«Кадерле туташ, “Opel” автомобиле, дәүләт номеры 614, якынча 17.30-18.00 сәгатьтә. Зинһар, башка бүгенге кебек эшләмәгез. Әгәр төп юлга чыгарга уйлагансыз икән, тизрәк барыгыз, туктап калмагыз. Туктап каласыз икән, башта төп юлдан баручы автомобильне үткәрегез. Зинһар өчен!! Бүген сезнең машинаны бәрелүдән, ә сезне юл-транспорт һәлакәтеннән машинамның тормозлары һәм минем хәлне тиз арада җайлавым коткарып калды. Икенче юлы болай уңай килмәскә мөмкин», – дип язды бөгелмәле телеграм-каналда.
Дәүләт автоинспекторлары “Бөгелмә ЮХИДИ” телеграм-каналы булдырдылар: https://t.me/dps_bugulma, анда аноним рәвештә исерек хәлдә руль артына утыру фактлары турында язарга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга кагылышлы башка сораулар бирергә мөмкин.
Барлык хәбәрләр дә тикшереләчәк.
Мөрәҗәгатьләр аноним рәвештә бастырыла.