Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бөгелмә районында Зеленая Роща авылында балигъ булмаганнар – яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

Вакыйга 2020 елның 6 июнендә кичке унынчы яртыда булган.

17 яшьлек егет, тикшерү мәгълүматларына караганда, “ВАЗ 21102” автомобиле белән идарә иткәндә, тиешле таләпләрне үтәп җиткерә алмый – каршы хәрәкәт юлы яклап юлдан читкә чыгып, аска төшеп китә һәм агачка барып бәрелә. Һәлакәт нәтиҗәсендә машинадагы балигъ булмаган икенче яшүсмер пассажир зыян күрә.

Әлеге факт буенча административ тикшерү кузгатылды.

Агымдагы ел башыннан алып, Бөгелмә муниципаль районы территориясендә балигъ булмаганнар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 бала зыян күргән. Шуларның дүртесе – пассажир һәм берсе җәяүле.

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез, бик сак йөрегез! Теләсә нинди ялгышлыкның я хатаның төзәтеп булмаслык җитди фаҗигагә әйләнүе бик мөмкин. Шуңа да игътибарлы буклыгыз, үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз.

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА, Бөгелмә ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы, полиция өлкән лейтенанты  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса