Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бөгелмә районы территориясендә «Мәк-2020» операциясенең икенче этабы уза

Ул 16 августта тәмамланачак.

«Мәк-2020» операциясе наркотиклы үсемлекләрнең законсыз чәчүлекләрен һәм тыелган кыргый үсемлекләр чыганакларын табуга һәм бетерүгә, аларны законсыз рәвештә үстерүче затларны ачыклауга һәм җавапка тартуга юнәлдерелгән.
Операция мәгълүмати, оператив-профилактик һәм агитация-пропаганда характерындагы ведомствоара чараларны үз эченә ала.
Районда яшәүче һәркем наркоманиягә каршы көрәшкә өлеш кертә ала. Наркотикларның законсыз әйләнеше фактлары, шул исәптән наркотиклы үсемлекләрнең законсыз чәчүлекләре, тыелган кыргый үсемлекләр чыганаклары турында полициягә 02 (мобиль телефоннардан – 102), 8 (85594) 6-96-02; 6-95-02; ышаныч телефоны: 8 (843) 291-20-02 (тәүлек буе) телефоннары буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Кергән барлык хәбәрләр, җинаятьләрне һәм хокук бозуларны оператив чикләү, гаеплеләрне җавапка тарту максатыннан, кичекмәстән тикшереләчәк.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса