Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бөгелмә полициясе үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү буенча рейдлар үткәрүне дәвам итә

Полиция хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүне контрольдә тоту буенча профилактик рейдлар үткәрүләрен дәвам итәләр.

Май бәйрәмнәрендә полицейскийлар Бөгелмә урамнарында патрульлек итә һәм җитди сәбәпләрсез өйләреннән читтә булган кешеләргә үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү зарурлыгын аңлаталар. Шулай ук алар җәмәгать урыннарында булучыларга саклагыч битлекләрне куллану кирәклеге турында да искә төшерәләр.

Тәртип сакчылары бөгелмәлеләрнең хәлгә аңлы һәм җитди карауларына ышана, кисәтүләр белән генә чикләнә. Шулай да билгеләнгән чикләүләрне үтәүдән баш тартучыларга карата полицейскийлар административ беркетмәләр дә төзи. Беренче Май бәйрәмнәрендә тәртип бозучыларга карата 139 беркетмә төзелгән.

Бөгелмә шәһәр суды тарафыннан РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6.1нче маддәсе нигезендә барлыгы 98 материал карап тикшерелде. Алар буенча 41 кисәтү ясалган, 57 гражданга административ штраф салынган, шуларның 9ына – 3000, 11енә – 2000, 37сенә 1000 сумга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса