Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бөгелмә полициясе мошенниклык профилактикасы буенча эшне дәвам итә

Дистанцион мошенниклык очракларының ешаюын кисәтү максатыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча полиция участок уполномоченныйлары иҗтимагый совет әгъзалары белән берлектә, халыкка аңлату эшләре алып баруларын дәвам итәләр.

Полиция хезмәткәрләре җәмәгать урыннарында мәгълүмати белешмәлекләр ябыштырдылар, бер үк вакытта бөгелмәлеләргә билгесез номерлардан шалтыратулар, җинаятьчеләр уйлап тапкан компенсацияләр һәм түләүләр, интернет челтәрендә товарлар сатып алганда саклык турында кисәттеләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге каршындагы иҗтимагый совет рәисе Рөстәм Шәфигуллин «Юность» спорт мәктәбе хезмәткәрләре белән очрашты. Ул бүгенге көндә мошенникларның төрле ысулларына, шул исәптән телефон аша мошенниклык һәм банк карталарыннан акча урлауга игътибар итте. Сөйләшү барышында Совет рәисе игътибарлы булырга, банк карталары реквизитларын берәүгә дә хәбәр итмәскә һәм таныш булмаган кешеләргә сатып алган өчен алдан түләп бетермәскә кирәклеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса