Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бөгелмә полициясе хезмәткәрләре ялган документлардан файдалану фактын ачыклады.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәрләре Забугоровкага чыгу юлындагы постта бер автомобильне туктаткач, аның хуҗасы Әлмәт шәһәрендәге бер оешма тарафыннан бирелгән белешмәсен күрсәтә.

Әмма машина йөртүченең документы полицейскийларда шик тудыра һәм аны эчке эшләр бүлегенә алып киләләр.   

Тикшерү барышында 39 яшьлек бөгелмәленең әлеге фирмада  эшләмәве ачыкланган. Эшкә урнашу турында белешмәне ул, чыннан да, шул оешмадан алган, әмма – эшкә урнашу буенча әңгәмә узу өчен һәм белешмәгә үзе үзгәрешләр керткән. Сөйләшү барышында ир кеше моны үзе таныды.

Бу ир кешегә мөнәсәбәттә РФ Җинаятьләр турындагы Кодексының 327нчы маддәсендә каралган “файдалану максатларында ялган документ сатып алу, саклау, йөртү” дигән пункт буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге маддә буенча бер елга кадәр ирекне чикләүне, я бер елга кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү, я бер елга кадәр иректән мәхрүм итүкебек җаваплылык чарасы каралган.

Диана ГАЛӘҮОВА,
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса