Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бөгелмә полициясе кешеләргә хөкем ителгәнлеге булу-булмавы турында белешмә бирүне туктатып тору турында искә төшерә.

Әлеге чара тиешле боерыкның законлы көченә керүенә бәйле рәвештә кертелгән

Россия Эчке эшләр министрлыгының 2020 елның 10 февралендә “Хөкем ителгәнлек һәм (яки) җинаять эзәрлекләве факты булу (булмау) турында белешмәләр бирү буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының Административ регламентын раслау турында”гы 660нчы номерлы боерыгының законлы көченә керүен исәпкә алып, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге хөкем ителгәнлеге (булмавы) турында белешмәләр бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүне туктаталар.
Хөкем ителгәнлек булу/булмау турында белешмә алу өчен, сезнең өчен иң уңайлы ысулны сайларга кирәк: дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә мөрәҗәгать итәргә, яисә Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан www.gosuslugi.ru сайтта файдаланырга мөмкин.

Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса