Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бөгелмә полиция хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган, өстәвенә исерек килеш рульгә утырган машина йөртүчене тоткарладылар.

Хокук сакчыларының урамда туктарга дигән таләбен санга сукмыйча җилдереп үтеп киткән машинаны тиз арада полицейскийлар куып җитә.

14 апрель көнне Карабаш бистәсенең Мөхәммәтҗанов урамында була бу хәл.  Тәртип бозучы 32 яшьлек Чирмешән кешесе булып чыга.  Аңа карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның берьюлы берничә маддәсе нигезендә беркетмә төзелә: полиция хезмәткәренең туктарга дигән таләбен үтәмәгән өчен (12.25нче маддә, 32нче өлеш), үзе белән транспорт чарасының документлары булмаган өчен (12.3нче маддә,1нче өлеш), транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен (12.8нче мадәдә, 1нче өлеш), полиция хезмәткәренең законлы күрсәтмәләренә буйсынмаган өчен (19.3нче маддә) һәм гадәттән тыш хәл туганда яки шундый куркыныч булгандаүз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен (20.6нчы маддә).    
Бу ир кешегә карата булган барлык материаллар да судка тапшырылды.

Диана ГАЛӘҮОВА, Бөгелмә эче эшләр бүлеге матбугат хезмәткәре 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса