Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бөгелмә полиция хезмәткәрләре һәм эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары «Студентлар десанты» акциясе үткәрделәр

Бөтенроссия акциясендә «Бөгелмә аграр көллияте» студентлары катнашты.

Алар иң элек дежур бүлеге эшчәнлеге белән таныштылар. Полиция майоры Рөстәм Гәрәев әлеге бүлекчәдә эшләү үзенчәлекләре турында сөйләде.

Соңыннан яшьләр полиция бүлегенең музей бүлмәсендә булдылар. Анда аларга Россиядә, шул исәптән Бөгелмәдә дә, эчке эшләр органнарының барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Студентлар белән алга таба эшкә урнашу һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы системасының югары уку йортларына керү мөмкинлекләре турында агитацион әңгәмә үткәрделәр.

Полицейский-кинолог Михаил Юдин студентларга хезмәт эте белән эшләүне күрсәтте. Ә эксперт-криминалист Руслан Хөснетдинов үз бүлегенең эше турында сөйләде һәм дактилоскопия процедурасының ничек узуын аңлатты.

Аннан соң балалар тикшерүчеләр кабинетында булдылар һәм полицейскийларның нинди шартларда эшләүләрен шәхсән карый алдылар, шулай ук үз сорауларын бирделәр. Моннан тыш, тикшерү башлыгы урынбасары, юстиция майоры Рушан Чакушин мошенникларның алымнары турында сөйләде. Шуннан соң студентларга әлеге тема буенча мәгълүмат белән блокнотлар һәм белешмәлекләр таратылар.

Акция нәтиҗәләре буенча студентлар һәм патруль – пост хезмәте командасы арасында волейбол буенча иптәшләрчә матч узды. Уен комарлы, тиз узды һәм полиция командасының җиңүе белән тәмамланды.

Педагоглар һәм студентлар полиция хезмәткәрләренә кызыклы уен, танып-белү очрашулары өчен рәхмәт белдерделәр, алга таба хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса