Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бөгелмә полиция хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучыларын Эчке эшләр министрлыгың югары уку йортларына керү тәртибе һәм кагыйдәләре белән таныштырдылар

Очрашу барышында укучылар Россия ЭЭМ югары уку йортларында белем алучыларга социаль гарантияләр таралуы турында белделәр.

Бөгелмә полиция хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучыларын Эчке эшләр министрлыгың  югары уку йортларына керү тәртибе һәм кагыйдәләре белән таныштырдылар

Очрашу барышында укучылар Россия ЭЭМ югары уку йортларында белем алучыларга социаль гарантияләр таралуы турында белделәр. Бу түбәндәге гарантияләр: түләүсез югары белем алу, курсантның акча һәм әйберләр белән тәэмин ителү, тулай торакта яшәү, һәр курс тәмамланганнан соң түләнә торган отпуск һәм яшәү урынына бушлай йөрү.

Полиция хезмәткәре Алия Чакушина 13нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучыларына Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының югары уку йортларына керү тәртибе турында сөйләде. Дипломлы белгечләрне эшкә урнашу гарантияләнә. Уку чоры хезмет стажына исәпләнә. Уку тәмамлангач, яшь белгечләргә дәүләт үрнәгендәге диплом тапшырыла һәм «полиция лейтенанты» исеме бирелә.

Очрашу ахырында булачак чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса