Бөгелмә полиция хезмәткәрләре "Чыршы" операциясе үткәрә
Яңа ел алдыннан Бөгелмә полиция хезмәткәрләре ылыслы агачларны законсыз кисү һәм сату фактларын ачыклау һәм булдырмый калуга юнәлтелгән "чыршы" профилактик операциясе үткәрә.
Полиция патрульләре урман массивларын тикшерәчәк, ЮХИДИ инспекторлары автомобильләрне күзәтүне көчәйтәчәк, ә чыршы базарларын үткәрү урыннарында тәртип сакчылары сатучылардан сәүдә хокукына лицензиясе булуны тикшерәчәк.
Хөрмәтле гражданнар, әгәр ылыслы токым агачларын законсыз кисү, ташу һәм сату фактлары турында мәгълүмат бирсәгез, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең дежур өлешенә 8 (85594) 6-96-02; 6-95-02 хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча матбугат хезмәте бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа