Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бөгелмә полицейскийлары пенсионер ханымны үтерү җинаятен ачты.

3 апрельдә кичке сәгать 9лар тирәсендә полициянең дежур частена бер ханым шылтыратып, 78 яшьлек апасының фатирында аны идәндә яткан хәлдә табуы хакында хәбәр итә.

Вакыйга урынына кичекмәстән оператив-тикшерү төркеме, шул исәптән шәхескә каршы җинаятьләрне ачу белән шөгыльләнүче бүлек оперативниклары китә. Суд-медицина тикшерүе барышында пенсионер әбинең үлеменең сәбәбе бугаз сөяге сынган механик асфиксия  (буып үтерелгән)  булуы ачыклана. Кеше үтерү факты буенча РФ Җинаятьләр турындагы кодексның Бөгелмә шәһәре  тикшерү бүлеге Кодексның 105нче маддәсендә каралган билгеләр буенча җинаять эше кузгаткан.
Мөмкин булган шаһитларны ачыклау максатыннан, полицейскийлар таныш хатын-кызлардан, күрше квартирларда яшәүчеләрдән сораштыру уздырды. Оперативниклар барлык  күзәтү камераларын да карады. Тиздән хезмәткәрләр кеше үтерүченең эзенә чыга. Ул элегрәк тә хөкем ителгәне булган 49 яшьлек бөгелмәле булып чыга. Үткәрелгән чаралар барышында ул тоткарланды, үз гаебен таныды.
Хәзерге вакытта  җинаятьче сак астына алынды. Полиция хезмәткәрләре оператив тикшерү эшләрен дәвам иттерәләр.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса