Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бөгелмә полицейскийлары гражданнарның үз-үзен изоляцияләү режимының үтәлешен тикшерә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәрләре, коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, эпидемиологик хәл начар булган илләрдән килгән (кайткан) гражданнарның үз-үзен изоляцияләү режимының үтәлешен тикшерүгә кереште.

Куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм сәламәтлекне саклау өчен әлеге чараларда катнашкан барлык полиция хезмәткәрләренә медицина битлекләре бирелде. Үз-үзеңне изоляцияләү шартларын тикшерү билгеләнгән вакыт эчендә башкарылачак.

Хокук бозуларны ачыклаганда полиция хезмәткәрләре хокук бозучыларга карата алга таба карар кабул итү өчен профильле структураларга хәбәр итәчәк.

Хокук бозуларга юл куйган гражданнар РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.3, 19.4, 19.5нче  маддәләре нигезендә административ җавапка тартылачак. Законнарны бозган өчен штрафлар рәвешендә административ җаваплылык яки юридик затлар эшчәнлеген туктатып тору каралган.

Моннан тыш, санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозган өчен РФ Җинаять кодексының 236нчы маддәсе нигезендә биш елга кадәр иректән мәхрүм итүгә кадәр  җаваплылык каралган.

Мондый чаралар көн саен үткәрелә.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса