Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бөгелмә халкы мошенникларның хәйләләренә эләгүен дәвам итә

Полиция бүлегенең кизү частенә 29 яшьлек ир-ат мошенниклык факты буенча гариза белән мөрәҗәгать иткән.

 

Ир тәртип сакчыларына бушлай сайтларның берсендә игълан буенча ноутбук сатарга теләгән билгесез кешеләр белән элемтәгә керүен хәбәр итә. Сатучыга шалтыратып, ир товарның бәясе турында килешкән. Берни дә шикләнмичә, зыян күрүче мошенник күрсәткән счетка 29 мең сум күчергән. Әмма ул посылканы алмаган да, ә җинаятьче белән элемтәгә кергән телефоннар өзелгән.

Икенче көнне полициягә билгесез затны җинаять җаваплылыгына тарту турында гариза белән тагын бер егет мөрәҗәгать итә. Гариза бирүче аңа бер ирнең шалтыратуын һәм үзен банк учреждениеләренең берсендә хезмәткәр булып эшлим дип таныта. Ул банк картасыннан акча алырга омтылуларын әйтә, һәм акчаны саклап калу өчен банк картасының реквизитларын һәм номерын язарга кирәк булуын җиткерә. Шалтыратучыга ышанып, ир барлык мәгълүматларны да әйтә, шуннан соң банк картасыннан 20 мең сумнан артык акча күчерелүен ачыклый.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча Банк картасыннан урлауРФ Җинаять кодексының 158 маддәсендә каралган җинаять составы билгеләре буенча эш кузгатылган. Оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә һәм халыктан гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне сорый - беркемгә дә пин-код һәм карта реквизитларын: гамәлдә булу вакыты, CVV куркынычсызлык коды, бер тапкыр кулланыла торган серсүзләрне хәбәр итмәгез. Хәтта сезгә шалтыратучы кеше банк хезмәткәре булса да.

Интернет-сайтлар ярдәмендә алыш-биреш итәргә җыенасыз икән, башта сәүдә партнерыгызның ышанычлы булуына инаныгыз. Бернинди очракта да билгесез кешеләрнең банк карталарына, акча күчерүгә кагылышлы таләпләрен  үтәмәгез! Алдануга шикләнгән очракта кичекмәстән полициягә 02 яки 112 телефоннары аша яки Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенең кизү часте телефоны: 8(85594) 6-96-02; 6-95-02 аша мөрәҗәгать итегез, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса