Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бөгелмә Иҗтимагый совет вәкилләре полиция хезмәткәрләренең тәүлек буе эшли торган урыннарда ничек эшләүләрен тикшерделәр.

29 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары полиция хезмәткәрләренең Бөгелмәгә керү һәм чыгу урыннарында тәүлек буе ничек эшләүләрен карадылар.

Тикшерү барышында җәмәгатьчелек вәкилләре полиция хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре үтәлешен контрольдә тоттылар, шулай ук машина йөртүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, аларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, шулай ук үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга өндәделәр.

Тикшерү тәмамланганнан соң Иҗтимагый совет әгъзалары полиция хезмәткәрләренә 130  битлек тапшырды.

Моннан тыш, алар сөт кухнясы продуктларын тарату эшендә дә катнаша. Апрель ае дәвамында барлыгы 700дән артык адреста булдылар.

Бөгелмә шәһәр-район эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса